news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә заманча машина юдыру комплексы ачылды

Башкалардан аермалы буларак, әлеге комплекста машинаны үзеңә юарга кирәк.

Чүпрәледә заманча машина юдыру комплексы ачылды
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 17 март, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районында заманча машина юдыру комплексы ачылды. Ул үзәк базар территориясендә урнашкан. Башкалардан аермалы буларак, әлеге комплекста машинаңны үзең юып чыгасың. Аны ачарга Чуваш Чүпрәлесе авылыннан абыйлы-энеле Дмитрий һәм Юрий Михайловлар тәкъдим иткән. 

Ачылу тантанасында район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов катнашты. Кунаклар автомобиль хуҗаларын шатлыклы һәм истәлекле вакыйга белән котлады.

Тантана вакытында машина юдыру комплексы автоматының ничек эшләвен дә тәкъдим иттеләр. Машина 5-8 минут эчендә юыла. Моның өчен махсус автоматка акча куясың, юуу режимын сайлыйсың. Машинаның тиз генә тышкы ягын юып алу 100 сумнар тирәсе килеп чыга.

«Комплексны төзегәндә автомобильчеләрнең таләпләрен исәпкә алдык. Якты иркен бина эчендә машинаны төрле яктан иркенләп юып була, ә түшәмнең биеклеге Газель кебек автомобильләргә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә. Чират булмасын өчен ике бокс төзелде. Комплекс автомобильчеләр өчен үз машиналарын тиз һәм арзан гына юып чыгу өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән», — диде эшмәкәр Юрий Михайлов.

Машина юдыру комплексының тантаналы ачылышы, гадәттәгечә, кызыл тасманы кисү белән узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100