Татарстанда дача амнистиясе буенча йортны гадиләштереп рәсмиләштерүгә бер ел калды

2021 елның мартына кадәр республикада яшәүчеләр күчемсез милекне төзелеш башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр итмичә генә терки ала.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Росреестрның Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Дача амнистиясен» бу вакытка кадәр озайту сәбәпле, татарстанлылар мондый күчемсез милеккә хокукларны төзелеш башлану һәм тәмамлануы турында хәбәр итмичә генә теркәү мөмкинлегенә ия», — диделәр ведомствода.

Хәзерге вакытта бакча участогында торак яки бакча йортын милек итеп рәсмиләштерү өчен кадастр инженерын чакыртырга кирәк. Ул йортның техник планын әзерләячәк. Аннан соң, кадастр исәбе һәм аның хокукларын теркәү турында гариза язып, күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.

Киләсе елның 1 мартыннан соң җирле үзидарә органнарына төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итәргә туры киләчәк.

Дача амнистиясе чорында Татарстан Росреестры 2006 елдан бирле 740 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәгән.