news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атнаның икенче яртысында явым-төшемнәр көтелә

Җомга һәм шимбә көннәрендә салкынайта, вакыты белән бераз явым-төшем булырга мөмкин.

 Татарстанда атнаның икенче яртысында явым-төшемнәр көтелә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстанда чагыштырмача салкын төннәр һәм җылы көннәр булган коры һава торышы бу атнаның уртасына кадәр генә сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 18 мартта, республикага көньяктан килгән антициклон перифериясе йогынты ясаячак. Явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы төнлә -5 градуска кадәр һәм көндез +2дән +7 градуска кадәр булачак.

«Пәнҗешәмбе, 19 мартта, Татарстанга көнбатыштан чираттагы Атлантика циклонының атмосфера фронтлары килә», - дип хәбәр итә синоптиклар.

Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15 метрдан 19 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -3...+2 градус, көндез +2дән +7 градуска кадәр була.

Җомга һәм шимбә, 20 һәм 21 мартта вакыты белән бераз явым-төшем булырга мөмкин. Кичен температура -4 тән +1 градуска кадәр, көндез +1дән +6 градуска кадәр булу фаразлана.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда ел башыннан бирле унҗиденче температура рекорды куелганлыгын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot