news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Росреестры коронавирус аркасында гражданнарны кабул итүне туктатты

Белгечләр консультациясен телефон яки Skype аша алырга мөмкин булачак.

 Татарстан Росреестры коронавирус аркасында гражданнарны кабул итүне туктатты

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Росреестры коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле гражданнарны кабул итүне туктатты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанның Росреестр идарәсе, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан, 18 марттан башлап, барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата», — диелгән хәбәрдә.

Казанда атна саен Авангард урамы, 74нче йорт адресы буенча гражданнарны шәхси кабул итү һәм консультация бирү аерым күрсәтмәгә кадәр туктатылды. Шундый ук чаралар Татарстан Росреестрының территориаль бүлекләрендә дә гамәлдә.

Шул ук вакытта татарстанлылар белгечләрдән идарәнең рәсми сайтында — rosreestr.tatarstan.ru күрсәтелгән телефоннар аша консультацияләр ала алалар, шулай ук мөрәҗәгатьләрне почта аша яки e-mail аша җибәрергә мөмкин.

«Күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сорауларга да Росреестрның 8 (800) 100-34-34 колл-үзәге телефоны буенча бердәм түләүсез белешмә телефоны аша консультация алырга була», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Татарстан Росреестры гражданнар өчен Skype буенча консультацияләр үткәрә. Видео аша кабул итүгә язылу өчен алдан: skype@rosreestr.org электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100