news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте эш бирүчеләргә коронавирусны кисәтү буенча киңәшләр таратты

Татарстанда яңа коронавирус таралуга юл куймау өчен, 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Татарстанның эш бирүчеләренә һәм республикага башка илләрдән әйләнеп кайткан туристларга коронавирусны кисәтү буенча киңәшләрен җиткерде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы схема рәвешендәге гамәлләр алгоритмын Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Барлык эш бирүчеләргә дә үз хезмәткәрләренә кул юу урыннарына каршылыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә һәм кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары булган дозаторлар урнаштырырга кирәк. Моннан тыш, хезмәткәрләрнең температурасын даими үлчәргә һәм температурасы югары булган кешеләрне эштән читләштерергә киңәш ителә.

Шулай ук коронавируска бәйле вазгыять имин булмаган төбәкләргә командировкалар графигын яңадан карарга кирәк.

Күрсәтмә нигезендә, коронавирус очраклары теркәлгән илләрдән республикага әйләнеп кайткан барлык туристлар кайнар элемтә телефонына шалтыратып, чит илдә булу вакытын һәм урынын хәбәр итәргә тиеш: 8 (843) 296-02-24, 8 (843) 231-20-70.

Эпидемиологик вазгыять имин булмаган илләрдән (Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Испания, Франция, Германия) кайткан татарстанлылар ике атна дәвамында өйдә карантин узарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100