news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» аэропортында коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр

Татарстан башкаласына килгән барлык кешеләр дә тән температурасына ике фазалы тикшерү уза.

«Казан» аэропортында коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр
Владимир Васильев

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре журналистларга Татарстан башкаласына килгән пассажирларның тән температурасын ничек тикшерүләрен күрсәтте.

Михаил тәкъдим иткән кул тепловизоры җайланмасы аша бөтен нәрсә дә күренә, дип ышандырды «Татар-информ» корреспондентын.

«Ел башыннан бирле барлыгы 725 рейс, 112 меңнән артык пассажир тикшерелде, йогышлы авыру билгеләре булган ун кеше ачыкланды. Барысы да йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелде, барысыннан да коронавируска анализ алынды. Нәтиҗә барысының да тискәре булды», — дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.

Башка илләрдән килүчеләр өчен февральдән ике фазалы тикшерү кертелде. Борисова аңлатканча, Роспотребнадзор хезмәткәре Казан кунакларын самолеттан чыгу алдыннан каршы ала һәм пассажирларны тоткарламас өчен, алар чыгып барганда тепловизор читтән «тикшерә».

Кул радарлары белән тикшерелгәннән соң, кешеләр залга уза. Анда өч стационар тепловизор урнаштырылган, алар мәгълүматны Роспотребнадзор хезмәткәрләре мониторларына тапшыра. Бу датчиклар 2013 елда ук Казандагы җәйге Универсиадада төрле зарарлану куркынычын кисәтү өчен куелган.

Таҗикстаннан туры рейс пассажирларына бәхет елмайды. Аларның тән температурасын өч тапкыр, соңгы тапкыр журналистлар өчен махсус үлчәделәр.

Таҗикстаннан килгән 170 пассажирның да тән температурасы нормасыннан тайпылышлары булмаган.

Луиза Борисова югары температура күрсәткечләрен ачыклау нәтиҗәләре турында сөйләде. «Әгәр температура ачыклана икән, кичекмәстән аэропортның сәламәтлек саклау пункты хезмәткәре чакыртыла, ул пассажирны карый. Салкын тию, диарея, ашказаны-эчәк инфекциясе расланса, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыла», — дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР идарәсе территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы.

Җиһазландырылган ашыгыч ярдәм машинасында авыру аэропорттан, башка кешеләрне зарарламас өчен, мөмкин кадәр тизрәк китә. «Ашыгыч ярдәм» аэропорттан Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә бара.

Аэропорт территориясендә пассажирлар уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кулларны дезинфекцияләү дозаторлары һәм һава чистарту җайланмалары урнаштырылган.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе коронавирус очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан гражданнар өчен 8 (843) 296-02-24 номеры кайнар линиясен ачты.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән Татарстанга эчке рейслар белән килүчеләрнең барысы да тән температурасы контролен узачак.



Галерея: Система проверки температуры пассажиров в Казанском аэропорту


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100