news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эмиль Гобәйдуллин Конституциягә төзәтмәләр турында: Эшче һөнәрләренең абруе артачак

Гражданнарның байлыгы арту илнең төп документына төзәтмәләр турындагы законның өстенлекле бурычы булачак.

Эмиль Гобәйдуллин Конституциягә төзәтмәләр турында: Эшче һөнәрләренең абруе артачак
Рамиль Гали

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтне Россия Конституциясендә беркетү һәм аларның хокукларын саклауны тәэмин итү эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм илдә яшәүчеләрнең байлыгын арттыру өчен этәргеч булачак. «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Әлеге үзгәрешләр хезмәт кешесенең роле һәм абруе тагын да артуга китерәчәк. Нәтиҗәдә, икътисади күрсәткечләр һәм кешеләрнең тормышы яхшырачак», - диде ул.

Конституциягә төзәтмәләр нигезендә, дәүләт хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә билгеләргә, илнең тотрыклы икътисади үсеше һәм гражданнарның байлыгын арттыру өчен тиешле шартлар тудырырга ниятли. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен саклау һәм хөрмәт итү Россиянең икътисади сәясәтендә төп юнәлешләр булачак.

«Ил үсеш кичерәчәк. Урта һөнәри уку йортларына керергә, һөнәр үзләштерергә теләүчеләр саны артачак», - дип сүзен йомгаклады Гобәйдуллин.

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр гражданнарны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100