news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр КРИВЕНКО

Ике яклы элемтәләр һәм хезмәттәшлек үзара аңлашуны арттыруга корылсын иде

Ике яклы элемтәләр һәм хезмәттәшлек үзара аңлашуны арттыруга корылсын иде

Россиянең Төркия белән мөнәсәбәтләре III Иван белән II Баязит дәверенә үк барып тоташа. Биш гасырдан артык вакыт эчендә бу ике ил арасында ызгыш-талашлар да, сугышлар да булган булуын. Шулай да күршелек мөнәсәбәтләре өстенлек казанган, күрәсең, узган гасыр башында төрек халкының бөек юлбашчысы Мостафа Кемаль Ататөрек бәйсезлек хәрәкәте башлаткач, Владимир Ленин аңа корал белән ярдәм иткән. Тарих сәхнәсендә беренче адымнарын атып килүче Төркия Җөмһуриятен дәүләт буларак беренче булып Советлар Берлеге таныганлыгын һәркем белә. 1921 елда бу ике ил арасында әле дә үз көчен югалтмаган Дуслык һәм Туганлык меморандумы төзелгәнлеге мәгълүм. Аннан соңгы дәвердә 1990 елларга кадәр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр ни уңай, ни тискәре яктан телгә алырлык булмый.
1990 елларның башларында арадагы тимер киртәләр җимерелгәч, ике ил халкы якыннан аралаша башлады. Моның нәтиҗәсе буларак, рус базарлары төрек тауарлары белән тулды, төрек диңгезе ярларына рус туристлары сибелде. Төрекләр Россиядә төзелеш һәм башка тармакларда эш күрсәтә башладылар. Россиялеләрнең байтагы Төркиядәге фирмаларга эшкә урнаштылар, ике ил арасында кода-кодагыйлык мөнәсәбәтләре артты. Ләкин боларның барысы дә рәсмиятнең тышкы ягында барлыкка килде.
2004 елда Россия Федерациясенең дәүләт башлыгы Владимир Путинның Төркиягә рәсми сәфәре ике ил арасында яңа башлангычлар ачып җибәрде. Икътисад, мәдәният, мәгариф тармакларындагы хезмәттәшлекләр рәсми юлдан алып барыла башлады. Төркия дәүләте җитәкчеләре дә җавапсыз калмадылар, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа үрләргә күтәрү өчен Мәскәүгә, Кремльгә юл тоттылар. Әнә шундый очрашуларның берсендә мәдәниятләрне таныту зарурлыгы турында сүз чыкты.
Узган ел Россия төрекләргә үз мәдәниятен танытса, быел чират - Төркиядә. Әнә шул җәһәттән мин Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Александр Кривенко белән очраштым. Әңгәмәбез Россия, Төркия һәм Татарстанның хәзерге чор мөнәсәбәтләре турында барды.

Александр Иванович, 2007 ел артта калды. Ул тарих битләренә “Төркиядә Россия мәдәнияте елы” булып кереп калачак. Инде узган елга карап кайбер нәтиҗәләрне дә ачыкларга мөмкиндер, әлеге вакыйга уңаеннан алга куелган планнар тормышка аштымы?

А.К. “Төркиядә Россия мәдәнияте елы” җәһәтеннән без махсус программа әзерләгән идек. Ведомстволар арасында килешү төзелде. Узган ел Төркиядәге чараларның ачылышында Россия Федерациясенең мәдәният һәм гаммәви коммуникация министры Александр Соколов үзе катнашты. Әнкара опера һәм балет театрында аның белән бергә Төркия мәдәният һәм туризм министры Атилла Коч та чыгыш ясады. “Төркиядә Россия мәдәнияте елы” чараларына илебезнең күренекле сәнгать коллективлары чакырылды. Алар арасында “Зур театр”, Мариин театры, Мусоргский исемендәге театр, Новосибирски опера һәм балет театры да бар иде. Сәнгать әһелләребез Марианна Рыжкина, Эльвира Тарасова, Мария Аллаш, Игорь Зеленский, Дмитрий Губанов, Оксана Кучерук, Наталья Ершова, Роман Михалев, Антон Корсаков, Андрей Баталов катнашында “Россия балеты йолдызлары” дип исемләнгән гала-концерт күрсәтелде. Шул ук көнне фотографлар Лев Мелихов, Александр Сабитов, Иван Юрдниковның фотосүрәтләреннән торган “Россияга бер караш” исемле фотокүргәзмә эшли башлады. Ул Әнкара белән генә чикләнмичә, ел буе Анталия, Измир, Маниса, Истанбул шәһәрләрендәге тамашачыларга да тәкъдим ителде. Аеруча, Манисада Россия көне үткәрелде. Шәһәр мэрының теләге буенча Дон казакларының җыр һәм бию ансамбле зур концерт куйды.
Апрель аенда Әнкарада оештырылган Халыкара музыка фестивалендә Россиянең халык артисты Александр Рудин җитәкчелегендәге “Музика Вива” камера оркестрасы чыгыш ясады. XX халыкара “Өлкәр” курчак театры фестиваленә Мәскәүнең “Күләгә” һәм Пензаның “Курчак йорты” курчак театрлары катнашты.
Россиянең атказанган артисты Сергей Жилин тарафыннан әзерләнгән музыкаль проект нигезендәге концерт Измирдә ачык һава астында үткәрелде. Анда Чайковский әсәрләре, күренекле джаз моңнары, популяр рус эстрадасы җырлары яңгырады.
Декабрь аенда “Төркиядә Россия мәдәнияте елы”ның ябылу тантанасы Юрий Башметов җитәкчелегендәге концерт программасы белән төгәлләнде.
Төрек тамашачылары бу чаралардан канәгать калдылар, аларда Рус мәдәниятенә, сәнгатенә кызыксыну арта төште. Мөнәсәбәтләребезне ныгытуда бу әле беренче, әмма зур адым. Бу төр чаралар дипломатик элемтәләребезнең үсешенә уңай йогынты ясамый калмый, билгеле. Белгәнегезчә, агымдагы 2008 ел “Россиядә Төркия мәдәнияте елы” буларак игълан ителде. Мондый вакыйгалар үзләре генә дә илләребез арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең факты булып тора, минемчә. Алда әйтеп узган чаралар тышында Истанбулда үзенчәлекле программа белән “Татарстан мәдәнияте көннәре” узды. Без аны “Төркиядә Россия мәдәнияте елы” программасына кертергәме, юкмы дип шактый баш ваттык. Төркия белән мөнәсәбәтләрдә регионнарның алгы планга чыгуларын телибез. Татарстанның күпкырлы мәдәнияте, сәнгате “Россия мәдәнияте елы” кысаларында Төркиягә танытылуы уңай нәтиҗәләргә генә китерде. Узган ел Истанбулда татар һәм башкорт Сабан туе бәйрәмнәре шаулап узды. Алар “Россия мәдәнияте елы” программасына кертелмәгән булсалар да, зур игътибар җәлеп итеп, киң аудитория җыйдылар. Кыскасы, Россия мәдәниятен, сәнгати казанышларын төрекләргә таныту эшен уңышлы башкарып чыктык, дип исәплим.

Бүгенге көндә Россия Төркия белән бик күп тармакларда хезмәттәшлек итә: бу – сәясәт һәм икътисад, мәдәният һәм мәгърифәт аланнары... Шулай да, хөрмәтле Генераль консул, Россия - Төркия арасындагы үзара эшберлегендә кайсы өлкәләргә аеруча игътибар итү, җаваплы карау сорала?

А.К. Төркия рус эшмәкәрләренә ишекләрен киңрәк ачса иде. Төрек ягы үзе белән хезмәттәшлек итәргә теләгән Россия компанияләре эшчәнлеге өчен уңай шартлар булдыру юнәлешендә шактый активлык күрсәтергә тиеш. Бизнес-планнарны тормышка ашыру максатлы Россия эшкуарларының Төркиягә капитал кертүләрен булдырырга кирәк. Соңгы елларда илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдә туризм тармагында күзгә күренер үсеш күзәтелә. Һәр ел 2 миллион Россия ватандашы турист буларак бу илгә килә. Ләкин русларга Төркиядә ял итү генә түгел, биредә бизнесларын җәелдереп җибәрү мөмкинлекләре дә ачылсын. Бит Россиядә төрек ширкәтләренең эшчәнлегенә шартлар тудырылган. Анда “Шишәҗам”, “Энка”, “Анадолу холдинг” кебек төрек компанияләре уңышлы эш алып баралар. Хәзерге вакытта 2014 елның кышкы олимпия уеннары өчен объектлар төзелеше хәрәкәте башлатылды. Бу мәсьәләгә төрек төзелеш ширкәтләре зур кызыксыну күрсәтәләр. Төрекләр шулай ук Татарстандагы “Алабуга” махсус икътисади зонасына да игътибар итсеннәр иде. Анда җитештерүчәнлекне үстерү буенча эшләнәсе эшләр шактый. Моның өчен ул территориядә һава, су һәм тимер юллары транспорт инфракструктурасы җайга салынып, эшчәнлек алып бару өчен берникадәр уңай шартлар тудырылган. Ләкин әле башкарыласы, билгеле ноктага җиткерәсе эшләрнең байтак булуын искәртәсем килә.
Илләр арасындагы чемодан бизнесын да урап узып булмый. Аның, бәлки, дәүләт казнасы өчен берникадәр файдасы бардыр, әмма тышкы икътисадый хезмәттәшлек билгеле кануннар, кагыйдәләр нигезендә, цивилизацияле баскычта алып барылырга тиеш.
Әгәр без ике арадагы бизнес нигезен булдыруга керешкәнбез икән, икътисадый хезмәттәшлек ишекләрен ачу юнәлешендә шәхси кешеләргә таяну да комачау итми, аларның эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырылуы зарур.
Үзара мөнәсәбәтләрдә сәяси аспектларның әһәмиятенә тукталмый мөмкин түгел. Россия белән Төркия – күршеләр мәмләкәтләр, ләкин берберсеннән аермалы илләр. Төркия - НАТО әгъзасы һәм аңа әгъза булган башка илләр белән тыгыз элемтәләр урнаштыра. Без исә Кара диңгез буе илләре белән аерым блок хасил итәбез. Кайбер нокталарда Россиянең Төркия белән мәнфәгатьләре тәңгәлләшә. Икеъяклы сәяси мөнәсәбәтләрдә кешелек факторларына, бигрәк тә гуманитар элемтәләргә игътибарны арттыру кирәк. Бу нисбәттән, берберебезне якыннанрак тану зарурлыгы килеп туа. Тарихка күз салсак, илләребез арасында аңлашылмаучанлык вакыйгалары булган, ләкин бүгенге тарихны уңай күренешләр белән искә алырлык итеп, берберебезне аңлап яшәү ихтыяҗы бар. Халкының күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән Татарстан, Башкортостан кебек төбәкләр аша Төркия, төрек халкы белән үзара аңлашу, хөрмәт, туганлык нигезендә җылы мөнәсәбәтләр урнаштыруны җайга салырга вакыт.
Төркиядә меңнәрчә ватандашыбыз яши, кайберләре төркиялеләр белән гаилә корган булсалар, икенчеләре төрекләрнең төрле фирмаларында хезмәт итәләр, илләребез арасындагы элемтәләрне ныгытуда аларның да өлеше бар. Гомумән, бөтен бу элементларга таянып, мәдәниятебезне, казанышларыбызны берберебезгә якыннанрак танытып, үзебезне уңай дулкыннарга салып, киләчәккә юл салу дөресрәк булыр. Халыкларыбызның берберсенә толерантлы карашта булуы, уңай зиһнияте мөнәсәбәтләребезнең үсешендә зур роль уйный.

Александр Иванович, Сез дә әйтеп уздыгыз, Төркиядә меңнәрчә Россия ватандашы яши. Аларның бер өлеше 1990 елларның башында килеп, биредә төпләнеп калдылар. Кайберләре Төркия ватандашлыгы алды, шул ук вакытта РФ паспортына да ия булып калдылар. Монда рустелле балалар үсә, алар -Россияның яңа нәселе. Дәүләтнең рәсми корылышы буларак, әлеге ватандашлар турында кайгыртасызмы? Бәлки алар өчен ниндидер чаралар уздырыладыр? Истанбулдагы россиялеләр сезгә гадәттә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр?

А.К. Соңгы ике елда консуллык ватандашлар белән эшләүгә аеруча игътибар бирә башлады. Бу юнәлештәге эшчәнлегебез беренче планга чыкты, дип әйтергә була. Хәзер туган илгә кайту яки кайтарту программасы гамәлгә керде. Россия Федерациясенә кире кайтырга телүчеләргә кулдан килгәнчә булышлык күрсәтәбез. Бу - безгә Мәскәүдән бирелгән бурыч. Киләчәк тормышларын Россия белән бәйләргә теләүче ватандашларыбызның саны шактый артты һәм алар безгә күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без ул ватандашлар белән индивидуаль характерда эш алып барабыз. Кызганыч, бездә әлегә даими регистрация дигән әйбер юк.
Икенче яктан, тормыш итүләрен биредә дәвам итүче ватандашлар белән оешкан төстә эшләүне булдырдык. Моннан берничә ел элек ватандашларыбызның мәнфәгатен кайгырту юнәлешендә эш алып бара торган иҗтимагый корылышлар барлыкка килде. Без аларның эшчәнлеген хуплыйбыз, ватандашларыбызны туплап, һәр төрле сораулары, мәсьәләләре белән кызыксынучы, аларны кайгыртучы оешмаларның координация эшләренә ярдәм итәргә тырышабыз. Бу төр иҗтимагый корылышлар белән эшлекле төстә аралашабыз. Әлбәттә, безгә консуллык хезмәтләре белән бергә иҗтимагый гамәлләргә вакыт аеру кыенрак, ләкин әлеге оешмалар аркылы без ватандашларыбызның проблемалары белән якыннанрак танышып, аларга нәтиҗәле ярдәм кулы суза алабыз. Шунлыктан “Чынар” рус-төрек дуслыгы, “Рус-төрек дуслыгы, хезмәттәшлек һәм мәгърифәт” җәмгыятьләренең уңышлы эш алып барулары, безгә терәк булулары өчен кирәкле шартларны булдырырга омтылабыз. Узган елларда ватандашлар катнашында консуллыкта җыелышлар уздырдык. Анда уртак идари берлек (координацион совет) оештырдык. Әлеге берлеккә Истанбулда яшәүчеләр генә түгел, Бурса, Гәбзә, Измир кебек шәһәрләрдәге ватандашлар да әгъза булып сайланды. Шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары, ”Чынар” дуслык оешмасының баш сәркатибе, җырчы Әхмәт Әхмәтов, “Рус-төрек дуслыгы, хезмәттәшлеге һәм мәгърифәте” оешмасы рәисе Римма Рызаева да әгъза булып торалар. Әхмәт белән Римма 2006 елда Санкт-Петербургта оештырылган Ватандашлар корылтаена Төркия делегатлары булып сайландылар.
Әлеге оешмаларда төрекләргә яки ватандашларыбыз балаларына рус теле укыту, төрекчә белмәүче россиялеләргә төрекчә дәресләр бирү оештырылган. Алар укыту методикасына, балалар әдәбиятына кытлык кичерәләр. Кирәкле китапларны Мәскәүдән Төркиягә китертү буенча ярдәм итүне оештырдык. Әле үткән көннәрдә генә Мәскәүгә барып кайткан бер транспортыбыз белән китап-журналлар һәм башка әсбаплар китерттек. Бу эшләргә “Рус теле елы” уңаеннан аеруча зур игътибар бирә башлаган идек, инде хәзер Истанбулда рус телен укыту үзәге оештыру өчен җиң сызгандык. Әлеге җәһәттән Россиянең тышкы эшләре министрлыгына, бу эш белән шөгыльләнүче комитетка планнарыбызны һәм ихтыяҗларыбызны белдереп махсус хат юлладык. Мәскәү теләкләребезне хуплап каршы алды. Безнең ниятебез - Истанбулда Россия мәдәнияте үзәген будыру. Ул, Төркиядә яшәүче ватандашларыбызны - нинди чиркәүгә йөрүләренә карамастан, берберләре белән йөрешеп-йөрешмәүләренә карамастан, берләшкән җәмгыятьләренең нинди булуына карамастан, бер учакка җыеп, аларны борчыган проблемаларны хәл итү, аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, рухи яктан терәк булуны кайгырту кебек таләпләргә җавап бирергә бурычлы.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк: без 1920 нче елларда Төркиягә килеп сыенган рус гаиләләренең балалары белән дә аралашып торабыз. Аларга Төркия 1936-1937 елларда ватандашлык хокукы биргән, инде өлкән яшьтәге бу кешеләр тамырлары белән Россиягә бәйле, үзара русча сөйләшәләр. Кайберләре ассимиляциягә бирешкәннәр, биредәге мохитка яраклашканнар. Ләкин бит алар биредә рус мәдәниятен яшәтәләр. Корылачак мәдәният үзәге Төркиядәге рус диаспорасы өчен рухи җылыну учагы булыр, дип ышанасы килә.

Россия төбәкләреннән Татарстан беренчеләрдән булып Төркиядә үзенең вәкиллеген эшләтеп җибәрде. Россиянең Төркия белән тышкы товар әйләнешенең уннан бер өлеше Татарстанга туры килә. Ничек уйлыйсыз, Татарстан Россия - Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә нинди роль уйный?

А.К. Россия төбәкләре белән Төркия төбәкләренең үзара элемтәләр урнаштыруы Россия-Төркия мөнәсәбәтләрендә әһәмиятле урын били. Россия Федерациясенең бүгенге эчке сәяси планы хакимиятнең вертикаль үсешен булдыруга юнәлтелгән. Без илнең демократик нигезен ныгытып, төбәкләрдәге мөмкинлекләрне киңәйтергә тырышабыз. Шуңа күрә регионнарның, бирелгән вәкаләтләре кысаларында, мөстәкыйль рәвештә чит илләр белән хезмәттәшлек итүләре, дилбегәне үз кулларына алулары Россиянең тышкы эшләрендә баш резерв булып тора. Татарстан Төркия белән элемтәләрен җитди, максатчан, оешкан төстә алып бара. Татарлар белән төрекләр арасындагы уртак үзенчәлекләр дә ике тарафлы диалогка җылылык өсти. Татарстан Төркиягә үзен уңай яктан таныта алды. Истанбулда Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрелде, Измирдә икътисади мөмкинлекләре танытылды, “Алабуга” махсус икътисадый зонасын тәкъдир итү чаралары оештырылды. Һәр ел Татарстан Төркиядә нинди дә булса икътисадый форумнар, мәдәни чаралар уздыра. Татарстан - ике ил арасында бик кыйммәтле икътисадый потенциаль. Төркиягә миллион тонн нефть сата. Шулай ук сыйфатлы нефтехимия продукцияләре белән дә төрек базарында яхшы таныла. Бу күренешләр, әлбәттә, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтә. Моның әһәмиятен ассызыкларга кирәк. 2007 елда Истанбулда үткәрелгән “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышын Татарстан илбашы Минтимер Шәрипович Шәймиевнең җитәкләве вакыйганың абруен һәм яңгыраешын арттырды. Бу вакыйга Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә дә, Россия-Ислам бәйләнешләренә дә уңай йогынты ясады.

Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеген ничек бәялисез?

А.К. Вәкиллек үзен конкрет һәм тирән эчтәлекле гамәлләр белән уртага куя. Ике арадагы хезмәттәшлекнең нәтиҗә күрсәткечләре моның ачык мисалы. Эшчәнлегебезгә бу корылышның уңай йогынтысы бар. Һәм тел охшашлыгы, һәм дин уртаклыгы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә зур роль уйный.

Истанбул – каршылыклар шәһәре, биредә төрле халыкларның менталитеты тыгыз бер үзәккә берләшкән. Мондый шартларда эшләве бик ансат түгелдер? Эшчәнлек алып барганда сез нинди авырлыклар белән очрашасыз? Төркия дәүләте җитәкчеләре тарафыннан булышлык күрәсезме?

Төркиянең георафик урыны бик әһәмиятле. Геополитик яктан бик кызыклы урында урнашкан. Босфор һәм Дарданелл кебек ике диңгез бугазы белән дөньяда кабатланмас ил булып алгы планга чыга. Төркиянең үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Аны белергә, хис итәргә һәм игътибрга алырга кирәк. Кабул итүче якның мәнфәгатьләрен истә тотып эш йөрткәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Россия Федерациясенең Истанбулдагы консуллыгына, башка шәһәрләрдәгеләргә караганда, күбрәк эш төшә. Төркиядә булып узган вакыйгалар дулкынының 50 проценты безнең ярга кага. Ике ил арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләрнең йөген бик тирәнтен хис итәбез. Россия белән кызыксынучы төрек ватандашларының саны елдан ел күбәя бара. Виза өчен безгә төрле катлам вәкилләре мөрәҗәгать итәләр. Араларында Россиягә турист булып баручы гадәти кешеләр дә, миллион долларларын безнең банкларга салган эшкуарлар да, Россия төбәкләрендә сәүдә яки башка төрле бизнес белән шөгыльләнүче фирмаларның җитәкчеләре дә бар. Кайвакыт виза бирү эшләренә җитешә алмыйбыз. Җәйге чорда таләпләр күбәя. Андый очракта безгә Мәскәүдән ярдәмгә махсус хезмәткәрләр килә.

Шулай да чит ил кешеләре Россиягә виза алу мәсьәләсендә кыенлыклар кичерә. Төркиягә кергәндә чиктә 20 АКШ доллары түләп ике айлык визаны 2 минутта алырга була. Бу бик кулай юл... Ә Россияга виза алу өчен шактый чиләнергә кирәк...

А.К. Россия Федерациясе территориясенә аяк басар өчен виза алуның һәм бирүнең кагыйдәләре кануннар җыелмасында төгәл һәм ачык белдерелгән. Без шул нигезгә таянып эшләргә бурычлы. Анда күрсәтелгән процедуралар җиренә җиткерелеп үтәлгәндә, виза алуның ул кадәр авыр булмаганлыгын аңларга була.
Рус ватандашы белән гаилә корган төрекләрнең, балаларының виза алу мәсьәләсендә бераз кыенлыклар бар барын, без аларны хәл итәргә тырышабыз. Мәсьәлән, ире төрек ватандашы булган Россияле хатын җәмәгатен Россиягә кайтарту өчен туганнары яки якыннары аркылы чакырту эшләтергә тиеш. Урыннардагы Федераль миграцион хезмәт бүлеге бер керешле виза өчен чакыртуны бер атна эчендә, ә күпкерешле виза чакыртуын 3 атна эчендә эшләп бирергә бурычлы. Виза алу өчен чакыртуның гамәли вакыты 90 көн. Ягъни Россиягә керергә җыенган шәхес чакыртуда күрсәтелгән 90 көн эчендә теләгән вакыт өчен виза ала ала. Бу кагыйдәләрне белмәү яки миграцион хезмәт бүлеге хезмәткәрләренең эшләренә җаваплы карамаганлыклары аркасында безгә проблемалар белән очрашырга туры килә. Россия дәүләтенең соңгы елларда алып бара башлаган сәясәте халык таләпләрен иң кыска вакыт эчендә канәгатьләндерүне максат итеп куя. Кануннарны белеп эш йөртергә кирәк.

Шәрыкъ дөньясының бу иле Сездә нинди тойгылар уята? Россиядә Төркия мәдәнияте елы уңаеннан Сез бу ике ил халкына нинди теләктә каласыз?

А.К. Төркия мине һәр тармактагы күптөрлелеге белән таң калдыра. Ул - үткәне һәм бүгенгесе белән, географик урыны һәм табигате белән, халкының яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән серле бер дөнья. Руслар юкка гына ял итәр өчен Төркия ярларына агылмый. Биредә шактый очсыз бәягә югары сыйфатта ял итү мөмкинлекләре булдырылган. Туризм һәм хезмәт күрсәтү секторы ифрат дәрәҗәдә алга киткән. Кешеләр Төркиядә дини яктан да рухларын баета алалар. Христианнар дөньяның төрле почмакларыннан Мәрьям ана яшәгән урынны күреп, хаҗ гамәлен үтәр өчен киләләр. Гыйбадәт итәргә теләгән кешегә, мәзһәбенә карап, православ чиркәүләре, католик гыйбадәтханәләре бар. Тарихи мәчетләрнең саны бихисап. Гомумән, Төркиянең һәръягы тарихи әсәрләр белән тулган. Биредә өч империянең эзләре саклана. Бу илдә күрерлек, сокланырлык, гыйбрәт алырлык бик күп урын бар. Шуңа күрә туристларның күбесе ял итүдән тыш, тарихи узганнар эзеннән атлау, борынгылыкны күңеле аша кичерү өчен килә бу шәрыкъ иленә.
Төркия кызу темп белән алга бара. Үзенә хас кызыклы тормыш белән яши. Безгә ул кайсыдыр ягы белән аңлашыла, кайсыдыр ягы белән ят тоела. Россия - Төркия арасында мөнәсәбәтләр төрле этапларда төрлечә булган. 20 гасыр башында яңа Төркия Җөмһурияте төзелгәч, Советлар Берлеге белән ике арада дуслык һәм хезмәттәшлек килешүе имзаланган. Мөнәсәбәтләребездә ниндидер мәнфәгатьләр берберебезнеке белән тәңгәл килә, кайсыбер интересларыбызда аерма бар. Шулай да мин төрекләрне русларга карата начар фикердә торалар, дип әйтә алмыйм. Мөнәсәбәтләребезне югары баскычка күтәрергә омтылган чорда берберебез турында уңай фикердә булу бик әһәмиятле. Ике яклы элемтәләр һәм хезмәттәшлек үзара аңлашуны арттыруга корылсын иде.


Әңгәмәне Рушания Алтай алып барды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100