Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮХИДИ хезмәте машина йөртүчеләрне җомга һәм ял көннәрендә юлларда сак булырга чакыра
Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә: кар, буран, юлларда бозлавык булачак.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлаганча, бу җомгада, шулай ук ял көннәрендә Татарстан территориясендә кар, буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
Шул уңайдан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлда куркынычсызлыкның төп чаралары турында искә төшерә.
Машина йөртүчеләргә максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итү зарур.
Авто салонында барысы да иминлек каешын эләктергән булырга тиеш. Балаларны алгы утыргычта — 12 яшькә кадәр, арткы якта 7 яшькә кадәр махсус креслода гына йөртү рөхсәт ителә.
Җәяүлеләрдән дә урамда бик сак булу сорала: юлны зебра аша гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булсын.
Республика Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлырак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз