news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янгын сүндерүчесенә «Янгында батырлык өчен» медале тапшырылды

Ул «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале һәм «Казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән булган.

Түбән Кама янгын сүндерүчесенә «Янгында батырлык өчен» медале тапшырылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприян Федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама филиалы отряды башлыгы урынбасары Андрей Батюшевка «Янгында батырлык өчен» медален тапшырды.

«Янгында батырлык өчен» медале янгын сүндерүчеләр арасында хезмәттә иң дәрәҗәле аерымлык тамгаларының берсе булып санала. Медаль белән бүләкләү турындагы боерыкны Россия Президенты шәхсән үзе имзалый. Ул янгын сүндерү, кешеләрне һәм милекне уттан коткарганда, янгында шартлау һәм авария-коткару эшләрен башкарганда күрсәткән батырлык, фидакарьлек, оста җитәкчелек өчен бирелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Андрей Батюшев 2019 елның көзендә Түбән Кама сәнәгать комплексының җитештерү объектларының берсендә янгын чыккан вакытта нәкъ менә шушы сыйфатларын күрсәтә. Кеше гомере һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган шартларда ул шәхси состав белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Кизү каравыл янгынны сүндергәндә куелган бурычны төгәл һәм көйле үтәп чыга.

Газ-төтеннән саклау хезмәте звеносы составында, сулыш алу өчен яраксыз мохиттә һәм югары температура астында эшләп, Андрей Батюшев технологик торбаүткәргечнең томалагычын яба. Үз вакытында дөрес эш итү янгынны туктата. Кешеләр тормышына куркыныч тудырган һәм бөтен нефть химиясе комплексының технологик процессына гаять зур зыян китерә торган шартлау да, бәхеткә, булмый кала.

20 ел дәвамында Дәүләт янгынга каршы хезмәтендә Андрей Батюшев янгын часте каравыл башлыгыннан отряд җитәкчесе урынбасарына кадәр юл узган. Ул моңа кадәр «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале һәм «Казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100