news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт»нең җәйге аланнарына гаризалар кабул ителә башлады

Лагерьның аланнары Татарстанда, Башкортстанда һәм Кырым Республикасында булачак.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Бүген 2022 елда җәйге каникулларны «Сәләт» лагереның аланнарында уздырырга теләүче балалардан гаризалар кабул ителә башлды. Гаризалар онлайн рәвештә, лагерьның махсус сайтында кабул ителә.

Бу хакта «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Быел «Сәләт“нең профильле 22 лагере оештырыла. Лагерьның аланнары Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, Кырым Республикасында да булачак. Алар республика районнарында, һәр ел оештырыла торган базаларда — Лаешта, Алексеевск районында һәм Кама Тамагы районнарында эшләячәк», — дип хәбәр итте Игорь Смирнов.

Аның сүзләренчә, бу елгы сменаларның профильләре, көннәре, катнашучылар саны да төрле булачак.

«Сәләт»кә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100