Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар арасында волейбол ярышларын үткәрү тәкъдимен хуплады
Парламент башлыгы волейболның халык арасында популярлаша баруын, яңа дисциплиналар үсүен, яңа проектлар эшли башлавын әйтте.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Укытучылар арасында волейбол ярышларын оештыру турындагы тәкъдимне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасының Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.
Берничә мәктәпнең инициативасы федерация президиумы утырышында яңгырады, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
«Бу кызыклы инициатива игътибарга һәм ярдәмгә лаек. Һичшиксез, безнең федерация массакүләм волейболны үстерү белән кызыксына. Укытучыларның волейбол хәрәкәтендә катнашуы да әлеге спорт төрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә, киләчәккә калдырмыйча, федерациягә яңа проектны оештыру мәсьәләләрен өйрәнергә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы волейболның халык арасында популярлаша баруын, яңа дисциплиналар үсүен, яңа проектлар эшли башлавын әйтте. Ул федерациянең төп максаты булып республикада массакүләм волейболны профессиональ спорт белән беррәттән үстерү торганын искәртеп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз