Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдагы сквер энергетик Рәфыйк Айсин исемен йөртәчәк
Рәфыйк Айсин — «Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре» (1997), «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» (2002). Түбән Кама ГЭСы һәм Татэнерго гимннарының авторы.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда депутатлар топонимика буенча комиссиянең шәһәрнең кайбер объектларына исем бирү турындагы тәкъдимнәрен раслады.
ГЭС бистәсендәге Гидротөзүчеләр урамы белән Ямашев бульвары чатында урнашкан скверга Түбән Кама ГЭСының элеккеге директоры Рәфыйк Айсин исемен бирергә тәкъдим ителә. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
- Рәфыйк Айсин 1947 елда Каракалпакстанда туган. Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң Красноярск, Нурек, Токтогуль ГЭСларында эшли. 1977 елдан Чаллыга Түбән Кама ГЭСына килеп, 1988 елдан аның җитәкчесе була. Ике ел Әфганстандагы Пули-Хумри ГЭСында техник мәсьәләләр буенча киңәшче булып эшли.
- Рәфыйк Айсин — «Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре» (1997), «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» (2002). Түбән Кама ГЭСы һәм Татэнерго гимннарының авторы.
- Аның инициативасы белән һәм аның редакциясендә Түбән Кама гидроузелының тарихы һәм кулланылышы турында язылган «Гидростанциянең алтын утларында» китабының ике басмасы дөнья күрде. Шигырь һәм очерклары тупланган биш китабы басылды. 2009 елның 12 апрелендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз