news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин аз керемле кешеләр өчен азык-төлек сертификаты идеясен бәяләде

Россия Президенты Дәүләт Думасы түбән палатасының дүрт фракциясе җитәкчеләре белән очрашты.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Аз керемлеләр өчен азык-төлек сертификатларын кертү идеясе хәзер коронавирус пандемиясенең кызган вакытында булган кебек актуаль түгел, ләкин фикер алышырга мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

«Азык-төлек сертификатлары турында сезнең белән фикер алыштык инде, хакимияткә дә бу темага сөйләшергә йөкләгән идем», — диде Путин һәм бу инициативаның уңай белән проблемалы яклары барлыгын билгеләп үтте, дип яза РИА Новости.

Россия Президенты видеоконференция режимында Дәүләт Думасы түбән палатасының дүрт фракциясе җитәкчеләре белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100