news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен эштә үткәрмәскә киңәш итте

Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көнен барлык Covid-19 кагыйдәләрен үтәп, кафеда билгеләп үтәргә мөмкин.

 Роспотребнадзор 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен эштә үткәрмәскә киңәш итте

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). 8 Март һәм 23 февраль хөрмәтенә корпоратив бәйрәме оештыру киңәш ителми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Мондый чаралар үткәрүгә килгәндә, аларны эш урыннарында үткәрмәскә дигән киңәш саклана, бигрәк тә бу ниндидер аерым бүлекчәләргә кагылганда», — диде спикер.

Республика территориясендә Халыкара хатын-кызлар көнен һәм Ватанны саклаучылар көнен барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, кафе яки ресторанда билгеләп үтәргә мөмкин: өстәлләр арасында метр ярымлык дистанция сакланырга һәм залның тулылыгы 70 проценттан артмаска тиеш.

Җәмәгать туклануы урынын банкетка арендага алсалар, бәйрәмдә бер компаниядән йөзгә кадәр хезмәткәр катнаша ала.

Ведомствоның матбугат секретаре персоналга битлек һәм перчаткаларда булырга кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100