Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Урыссу интернатында «Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе» дип исемләнгән чара узды
Укытучылар һәм «Бумеранг» мәктәп волонтерлык отряды әгъзалары катнашучылар өчен кызыклы ярышлар һәм уеннар әзерләгән.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Урыссу интернат-мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе» дигән спорт чарасы узды. Бу хакта район басмасы яза.
Чара башланыр алдыннан катнашучыларны һәм җанатарларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Людмила Әхмәтҗанова сәламләде.
«Безнең бүгенге очрашу Бөек Җиңүнең 75-еллыгы һәм ТАССРның 100-еллыгы кысаларында уза. Берничә ел элек без әти-әниләребезне безнең мәктәптә сирәк күрә идек. Ә бүген, күргәнегезчә, без алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар һәр үткәрелгән чарада, укыту һәм тәрбия процессында төп ярдәмчеләребез. Бүген мин һәр катнашучыга уңышлар, җитезлек, ә җанатарларыбызга күңел күтәренкелеге телим, — диде Людмила Викторовна.
Ярышларда өч гаилә катнашты: Вахитовлар, Богдановлар һәм Куличенко. Алар өчен укытучылар һәм «Бумеранг» мәктәп волонтерлык отряды әгъзалары кызыклы ярышлар һәм уеннар әзерләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз