news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 төбәге арасына керде

Рейтингны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы 2019 елда тормыш сыйфаты буенча төбәк рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости тикшеренүеннән билгеле булды.

Рейтингны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли. «Алар артыннан Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Воронеж, Ленинград һәм Калининград өлкәләре һәм Югра килә», — диелә хәбәрдә.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, исемлекнең беренче 10 төбәгендә икътисади үсеш югары дәрәҗәдә. Аларга Россия регионнарының тулаем төбәк продукты, ваклап сату әйләнеше һәм төп капиталга инвестицияләрнең 40 проценты туры килә.

Тикшеренү нигезендә, соңгы урыннарны Төньяк Осетия, Бурятия, Калмыкия, Ингушетия, Алтай Республикасы, Курган өлкәсе, Байкал арты крае, Еврей автономияле өлкәсе, Карачай-Черкесия һәм Тува били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100