Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә балалар онколог-гематологы белгечлеге булдырылды
Яңа һөнәр Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан гыйнвар уртасында расланды.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россиядә балалар онколог-гематологы белгечлеге булдырылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар гематологы Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә.
«Без яңа белгечлек булдыруга ирештек, ул Көнбатышта күптән бар инде», - диде Румянцев һәм әлеге һөнәрнең инде 40 елга якын гамәлдә булуын искәртте.
Аның сүзләренчә, әлеге белгечлек 16 гыйнварда РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән.
Румянцев 2014 елда ук дөнья күргән мәкаләсендә билгеләп үткәнчә, яман шеш белән авыручы ике баланың берсе төрле чирләрдән интегә. Балалар онкологлары һәм гематологларын аерым әзерләүнең хаҗәте юк, ә шушы юнәлештәге бер генә белгеч әзерләргә мөмкин, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз