news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калугада Татарстан милли мәдәнияте көненә әзерләнәләр

Татарстан милли мәдәнияте көне 23 февральдә 14.00 сәгатьтә өлкә Яшьләр үзәгендә уза.

Калугада Татарстан милли мәдәнияте көненә әзерләнәләр
tatar-congress.org

(Казан, 17 февраль , «Татар-информ»). Калугада Татарстан милли мәдәнияте көне 23 февральдә 14.00 сәгатьтә өлкә Яшьләр үзәгендә уза. Бу хакта Бөтендөнья татр конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инде күптәннән килгән традиция буенча, Калуга өлкәсе территориясендә яшәүче татар диаспорасы бу көнне бәйрәм кунакларына үзләренең милли мәдәниятен барлык төрлелегендә тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм вакытында кунакларга милли татар ризыкларын тәкъдим ителә, үзләренең милли киемнәрен күрсәтәчәкләр, шулай ук гамәли иҗат күргәзмәсе оештырыла.

Концерт программасында «Дуслык» татар җыры вокаль ансамбле катнаша. Бәйрәм кунакларына үзләренең иҗади композицияләрен «Ташир», «Колорит», «Яшьлек», «Акварель» бию коллективлары, шулай ук «Акцент» эстрада җыры студиясе бүләк итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100