Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбедә «Татар кызы-2020» һәм «Татар егете-2020» конкурсларына йомгак ясадылар
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы проектта катнашачак кызлар һәм егетләр исемлеген игълан итте, финалга 10 кыз һәм 6 егет чыкты.
(Казан, 17 февраль , «Татар-информ»). 15 февральдә Чиләбе өлкәсендә «Татар кызы-2020» һәм «Татар егете-2020» конкурсларының сайлап алу этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы проектта катнашачак кызлар һәм егетләр исемлеген игълан итте. Финалга 10 кыз һәм 6 егет чыкты.
Татар кызы бәйгесендә Сатка шәһәреннән Шакирова Лидия һәм Шакирова Алена; Чиләбе шәһәреннән Байгуллина Илүзә, Галиева Вероника; Шәймәрданова Алинә, Сибагатуллина Яна, Хәятова Динара, Галиуллина Элина, Миастан Хлебникова Валерия; Магнитогорск шәһәреннән Фәттахова Римма катнаша.
Татар егете бәйгесендә Чиләбе шәһәреннән Закиров Эльдар һәм Дәүләтшин Самат; Кунашак районы Яңа Корман авылыннан Харисов Денис; Сатка шәһәреннән Гыйлмиәхмәтов Айнур; Магнитогорскидан Алчанов Артур һәм Златоуст шәһәреннән Рәимбаев Арсен катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз