Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Симферопольдә палаткалар шәһәрчеге төзелде
Симферопольдә палаткалар шәһәрчеге төзелде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Симферополь, 17 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырым җитәкчелеген алмаштыру яклылар һәм аңа каршылар инде бер атна буена Кырым Министрлар Советы дивары буенда тезелеп киткән палаткаларда яши. “Украина өчен! Ющенко өчен!” хәрәкәте активистлары төзегән “Кырым халык фронты” Премьер-министр Сергей Куницынның отставкага китүен таләп итә. С.Куницын җитәкләгән НДП фиркасе аны яклап чыгыш ясый һәм С.Куницынның сайлаулар вакытында В.Янукович яклы булуына да карамастан, аның Кырымда В.Ющенко программасын да тормышка ашырырга әзер булуын белдерә.
Милли Мәҗлеснең бу мәсьәләдә әлегә рәсми карар кабул иткәне булмаса да, Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев Кырымдагы кайбер билгеләнүләргә каршы үзенең борчылуын белдерде, чөнки ул билгеләнүләр Украина җитәкчелеге тарафыннан Мәҗлес фикере белән килешмичә башкарыла.
Палаткалар шәһәрчегендә каршы торучылар арасында да С.Куницынга каршы өч Мәҗлес әгъзасы – Синәвәр Кадыйров, Надыйр Гиляров һәм Айдар Мостафа бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз