news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы башлыгы уенчыклар предприятиесендәге проблемалар турында сөйләште

Биредә балалар өчен ике йөзләп төрдәге уен һәм уенчыклар җитештерелә.

(Яшел Үзән, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең уенчыклар җитештерә торган «Эра» предприятиесендә булды. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эра» полимерларны эшкәртү заводы Мирный микрорайонында урнашкан, биредә балалар өчен ике йөзләп төрдәге уен һәм уенчыклар җитештерелә, сыйфаты буенча базарда тәкъдим ителгән дөнья аналогларыннан калышмый.

«Предприятие продукциясенә ихтыяҗ зур, биредә безнең кешеләр эшли, федераль челтәрләр, маркетплейсларда актив эш алып барыла. Конкуренция шартларында җитештерү куәтләрен саклап калу гына түгел, ә үстерү дә мөһим. Потенциал бар», — диде Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Заводның генераль директоры Марат Сәгъдиев белән берлектә җитештерүнең проблемалары, киләчәк үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук предприятие коллективы белән аралаштылар.

Уен һәм уенчыклардан тыш, «Эра»да пластмасса эшләнмәләре, шулай ук җиһаз комплектлау әйберләре җитештерелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100