Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама комплекслы төзекләндерү предприятиесенә яңа җитәкче билгеләнгән
Элек Рафаэль Демидов Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесен хәзер Рафаэль Демидов җитәкләячәк.
Элек ул Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Рафаэль Тимофеевичның эш тәҗрибәсе зур. Бу тәҗрибә Түбән Камада тәртип урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәм. Уңышлар сезгә», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз