news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына пенсияләрне индексацияләү турында төзәтмәләр кертте

2022 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 5,9 процентка арткан.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турында төзәтмәләр кертте.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте Дәүләт Думасына Россиядәге пенсияләрне 2022 елның 1 гыйнварыннан 8,6 процентка индексацияләү турындагы төзәтмәләрне кертте», — дип яза РИА Новости. Әлеге документ Дәүләт Думасы мәгълүматларының электрон базасында урнаштырылган.

2022 елда индексацияләгәннән соң уртача пенсия күләме 18 мең 984 сумны тәшкил итәчәк.

Картлык буенча иминият пенсияләре 2022 елның 1 гыйнварыннан 5,9 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100