news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы

«Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде вәкил.

Ренат Вәлиуллин: Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы
Ренат Вәлиуллин

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Татарстан вәкиллекләренең ачылуында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы тора.

«Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы. Хәзерге вакытта республика вәкиллекләренең бик күп төбәкләрдә һәм чит илләрдә уңай һәм нәтиҗәле эшләүләрен күрәбез. Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы «Яңарыш» Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советын җитәкләвен дә бер дә юктан гына булмады: «икътисади вазгыять даими рәвештә алышынып торуга карамастан, зур хезмәт һәм чын мәгънәсендә рухи батырлык эшләде», — диде ул.

«Болар барысы да Минтимер Шәриповичның Татарстан тарихында һәм Татарстанның бүгенгесендә тоткан зур урынын күрсәтеп тора», — диде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100