news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьнән Идият Әширов: Халык Минтимер Шәймиевне гадилеге, эчкерсезлеге өчен хөрмәтли

«Бәйсезлек өчен көрәш барган чорда ул зур кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтте дип уйлыйм», — диде татар шагыйре.

Пермьнән Идият Әширов: Халык Минтимер Шәймиевне гадилеге, эчкерсезлеге өчен хөрмәтли
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Пермь өлкәсе Барда районыннан татар шагыйре Идият Әширов фикеренчә, халык республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне тормышта түбәннән күтәрелеп, үзенең ифрат гадилеге, эчкерсезлеге, милләт язмышы өчен җан атып, армый-талмый эшләп йөргәне өчен хөрмәт итә.

«Минтимер Шәймиев — чорыбызның зур шәхесе. Мин аны читләргә сибелеп яшәгән татарлар турында даими кайгыртуы, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итүе өчен ихтирам итәм. Аның татар халкы өчен эшләгән хезмәтләре бәяләп бетергесез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Идият Әширов әйтүенчә, бәйсезлек өчен көрәш барган чорда Минтимер Шәймиев зур кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән. «Татарстанны тулаем бәйсез дәүләт итеп корып булмасын аңлап, ул Мәскәү һәм Татарстан арасындагы ике яклы килешүләрне яклап, раслап, татар милләтенең алга таба үсешен, республиканың күп кенә тармакларда алдынгы урыннарга чыгуын тәэмин итә алды», — дип саный ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot