news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думага ветераннар өчен комуналь түләүләрне гамәлдән чыгару турында проект тапшырылды

Хәзерге вакытта гражданнарның әлеге категориясе өчен коммуналь хезмәтләр 50 процент күләмендә компенсацияләнә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). ЛДПР фракциясе депутатлары Ярослав Нилов, Дмитрий Свищев, Алексей Диденко һәм Сергей Леонов Дәүләт Думасына 2022 елның 1 июленнән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен коммуналь түләүләрне тулысынча компенсацияләргә тәкъдим иткән закон проекты тапшырды. Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында шул хакта хәбәр иткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«Закон проекты тарафыннан «Ветераннар турында»гы федераль законның 14 һәм 15нче маддәләренә гражданнарның әлеге категориясенә торак бүлмәләргә түләү чыгымнарын, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауга түләнгән взносны һәм коммуналь хезмәтләрне 100 процент күләмендә компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чаралары күрсәтергә тәкъдим иткән үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелә аңлатма язуында.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына торак бүлмәләргә түләү чыгымнарын, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауга түләнгән взносны һәм коммуналь хезмәтләрне 50 процент күләмендә компенсацияләү рәвешендә социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100