news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә 15 елда туучылар саны дүрт тапкыр кимегән

Унбиш ел элек, 2006 елда район ЗАГС бүлеге 191 бала тууын теркәгән булган.

(Чирмешән, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Узган ел Чирмешән районында 44 сабый туган, ягъни 2020 елдагыдан 14 балага кимрәк. Үткән елның декабрендә 5 йортта бәби чәе узган. Бу хакта Чирмешән районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә.

Ә нәкъ менә унбиш ел элек, 2006 елда район ЗАГС бүлеге 191 бала тууын теркәгән булган. Бу, ул вакытта, соңгы ун елдагы иң түбән күрсәткеч булган. 2005 елда 229 сабый туган. Моннан егерме дүрт ел элек, 1997 елда 272 балага туу турында таныклык тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100