news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр гыйнвар аенда хезмәт хакының түбәнрәк булу сәбәпләрен аңлатты

Әгәр хезмәткәр оклад ала һәм җитештерү календаре буенча барлык эш көннәрендә эшкә чыккан икән, бу очракта аңа хезмәт килешүендә билгеләнгән тулы хезмәт хакы түләнә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнварда хезмәт хакының башка айларга караганда түбәнрәк булуы турындагы фикер – хата, әмма ул хезмәткәр ялда булган, больничный алган яки башка очракларда чыннан да гадәттәгегә караганда түбәнрәк булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы экспертларга сылтама белән хәбәр итә.

 «Гыйнварда хезмәт хакы башка айларга караганда һәрвакыт түбәнрәк дигән ялгыш фикер яшәп килә», - дип искәртте HeadHunter юристы, хезмәткә хокук буенча эксперт Татьяна Нечаева.

 Аның сүзләренчә, әгәр хезмәткәр оклад ала һәм җитештерү календаре буенча барлык эш көннәрендә эшкә чыккан икән, бу очракта аңа хезмәт килешүендә билгеләнгән тулы хезмәт хакы түләнә.

 «Әгәр хезмәткәр гыйнвар аенда ялда яки больничныйда булса, ул эш хакын чыннан да азрак алачак. Эш шунда ки, отпуск һәм больничный акчаларының күләме башкача исәпләнә», - диде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100