news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда барлык массакүләм чараларны үткәрү вакыты кичектерелә

Бүгенге көннән башлап хезмәт коллективларында - җыелышлар, муниципалитетларда киңәшмәләр үткәрү тыела.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга юнәлтелгән барлык чикләү чаралары сакланачак, дип искәртте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, республика дәрәҗәсендә фестивальләр, смотрлар, шулай ук физкультура-массакүләм чаралар үткәрүне соңрак вакытка күчерү турында карар кабул ителде. Шулай ук бүгенге көннән башлап хезмәт коллективларында - җыелышлар, муниципалитетларда киңәшмәләр үткәрү тыела. Хәзер барлык киңәшмәләр дә бары тик онлайн-форматта гына узачак, дип искәртте Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә.

«Массакүләм чаралар уздыру, агымдагы вазгыятькә карап, якынча бер ай-ай ярымга кичектерелә. Муниципалитетлар киңәшмәләрне онлайн рәвештә генә үткәрергә, җыелмаска тиеш, барыбыз да онлайн эшлибез. Югыйсә, без идарә аппаратын югалтачакбыз», - дип өстәде ул.

«Ковидка каршы» указга якын арада тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100