news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада һөнәри осталык буенча «Алабуга-skills» ачык республика конкурсы була

Анда бөтен Татарстаннан 20 юнәлеш буенча барлыгы 600дән артык кеше катнаша.

Алабугада һөнәри осталык буенча «Алабуга-skills» ачык республика конкурсы була
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада 7-11 февральдә һөнәри осталык буенча «Алабуга-skills» ачык республика конкурсы үтәчәк. 

Анда бөтен Татарстаннан 20 юнәлеш буенча барлыгы 600дән артык кеше катнаша. Конкурс өч мәйданчыкта — Алабуга политехника көллиятендә, «Прогресс«автомәктәбендә һәм «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә узачак. Анда 18 яшьтән узган Россия гражданнары — педприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашырга мөмкин. Предприятиедән — һәр номинация буенча бер кешедән артмаска тиеш. 

"Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз өлкәләрендә иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайлаган һөнәрләренә карата кызыксынуларын үстерү, остазлык институтын булдыру, хезмәткә иҗади караш һәм үз һөнәри булдыклыгыңа ышаныч булдыру максатыннан оештыра.

2021 елда конкурс «Сәнәгать», «Транспорт һәм логистика», «Җәмәгать туклануы», «Авыл хуҗалыгы» юнәлешләре буенча оештырылган иде. 

Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның гыйнварына кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100