news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янаулар аркасында, Parler челтәре башлыгы гаиләсен алып качарга мәҗбүр булган

Трамп тарафдарлары арасында популяр булган социаль челтәргә нигез салучы Джон Матцены Россия белән сүз куешуда шикләнгәннәр иде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Parler социаль челтәренә нигез салучы Джон Матце үз адресына килгән янаулар аркасында гаиләсен алып качып киткән. Әлеге социаль челтәр АКШның гамәлдәге Президенты Дональд Трамп тарафдарлары арасында популяр. Бу хакта Американың Fox News телеканалы суд документларына сылтама белән хәбәр итә.

Компания юристлары әзерләгән документта әйтелгәнчә, Parler социаль челтәренең күп кенә хезмәткәрләре эзәрлекләүләрдән котылу өчен яшәү урыннарыннан качып киткән. Калганнары исә үзләре һәм гаиләләренең иминлеге өчен борчыла.

Социаль челтәр җитәкчесенең хәлен аның вәкилләре болайрак сурәтләгән: «Матце үтерү белән янаулардан һәм шәхси иминлегенә җитди зыян килгәннән соң йортын ташлап һәм гаиләсен алып качып китәргә мәҗбүр булды».

Берничө көн элек «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, хатыны Казанныкы булганга, Parler челтәре директорын Россия белән элемтәдә гаеплиләр. Бу турыда «События» сайтыннан тулырак укырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot