news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәнең Суык Чишмә авылында балалар мәйданчыгы булачак

Балалар мәйданчыгын яз көне урнаштырачаклар.

Бөгелмәнең Суык Чишмә авылында балалар мәйданчыгы булачак

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмә районының Суык Чишмә авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырачаклар. Бу турыда  «Бугульминская газета» яза.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировка шәхси кабул итүгә Суык Чишмә авылында яшәүче Олеся Ковалева торак пунктта балалар мәйданчыгын урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Хатын-кыз сүзләренчә, балаларга уйнарга бөтенләй урын юк. Халык үзара салым программасы кысаларында мәйданчык урнаштыруга риза, ул республикада 2014 елдан бирле һәм уртак финанслау принцибы буенча эшли. Әмма, авыл хезмәтчәне сүзләренчә, әлеге акча җайланмаларны сатып алуга һәм урнаштыруга җитмәячәк.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров җитешмәгән өлешен муниципалитет финанслаячак, диде. Язгы-җәйге чорда балалар мәйданчыгы да сатып алыначак һәм урнаштырылачак.

Шулай ук шәһәр башлыгына кабул итүгә балалар поликлиникасы фельдшеры республика һәм федераль программалар кысаларында объектлар төзү һәм төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтергә әзер булган җирле төзелеш оешмасы директоры да мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100