news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда электричкада йөрү өчен махсус тариф буенча абунә билетлары яңадан бирелә

Республикада яшәүчеләрнең берничә төрдәге айлык абунә билетлары сатып алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда шәһәр яны поездларында йөрү өчен махсус тариф буенча абунә билетлары яңадан бирелә башлаячак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Берничә төрдәге айлык абунә билетлары сатып алырга мөмкин», - диелә министрлык хәбәрендә.

Абунә билетларын теләсә кайсы шәһәр яны тимер юл кассасында алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot