news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка «Бәллүр леди» дип аталган шагыйрәнең проблемасын сөйләделәр

Инвалид коляскасындагы Казан шагыйрәсе үз йорты һәм ире белән бергә балалар йортыннан сабый алу турында хыяллана.

Рөстәм Миңнехановка «Бәллүр леди» дип аталган шагыйрәнең проблемасын сөйләделәр
архив

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан шагыйрәсе - инвалид Лилия Тимергалиеваның проблемалары турында сөйләделәр һәм ул мәсьәлә республика җитәкчесе тарафыннан өйрәнеләчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген Рөстәм Нургалиевичка мәгълүмат бирделәр. Якын көннәрдә без бу парга ничек ярдәм итә алачагыбыз турында җавап бирербез дип уйлыйм», — диде Галимова.

«Бәллүр леди», аны республикада уалучан сөякләре аркасында шулай атыйлар, «Беренче канал»да «Ирләр/хатын-кызлар» тапшыруының героинясы булды. Лилия остеогенездан җәфа чигә һәм инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр.

2018 елның октябрендә ул «Ярдәм» мәчетендә танышкан Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга. Лилия мәчеттәге проектлар кураторы һәм шул исемдәге дәвалау-белем бирү реабилитация үзәге җитәкчесе урынбасары.

Федераль каналдагы ток-шоу эфирында Тимергалиева ире белән балалар йортыннан бала алырга хыялланулары турында сөйләде. Моңа яшь гаиләнең үз тораклары булмавы комачауларга мөмкин.

Программаны алып баручы Александр Гордон, Казан кунагының тарихын ишетеп, тапшыру барышында Татарстан Президентына яшь парга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Хәлләре гадәттән тыш булу сәбәпле, алар өчен искәрмә дә ясарга мөмкин булыр дип өметләнәм. Без сезнең ярдәмгә бик ышанабыз. Рәхмәт!» - диде Гордон.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100