news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 ел нәтиҗәләре буенча, яхшы һәм сүлпән эшләүче муниципаль архивлар билгеле

Бу минутларда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының коллегия утырышы бара.

2019 ел нәтиҗәләре буенча, яхшы һәм сүлпән эшләүче муниципаль архивлар билгеле
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда муниципаль архивлар арасында бик яхшы һәм сүлпәнрәк эшләүчеләр билгеле. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтте.

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Апас, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Саба, Сарман, Спас, Тукай районнары архив эше буенча алдынгылар булып санала. Әлмәт, Югары, Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Нурлат, Питрәч, Яңа Чишмә районнарына архив эшен камилләштерү кирәк.

Гөлнара Габдахманова әйтүенчә, муниципаль архивларда 1,8 млн эш исәпләнә. Ул бүген дәүләт архивында 7 млн 800 дән артык эш саклануын, ел саен 129 мең документ өстәлүен әйтте.

Коллегия утырышында, шулай ук, Архив хезмәте турында фильм күрсәтелде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырышка кадәр Президент архив хезмәтенә багышланган күргәзмә белән танышты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100