Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Калдыкларны җыю - инфраструктурны яңартуны күздә тоткан җаваплы эш
"Дөньяда бер технология бар - аерым җыю һәм термик эшкәртү", диде Татарстан Президенты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанга калдыкларны җыю һәм эшкәртүнең яңа системасын кертергә кирәк. Бу барлык тармак инфраструктурасын яңартуны күздә тоткан катлаулы һәм җаваплы эш. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.
Президент сүзләренчә, Татарстанның төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы ул - тармакта эшләүче 120 меңнән артык кеше һәм республиканың тулаем төбәк продуктының шактый өлеше. «Бик күп эшләр башкарылды: матди-техник база проблемасын хәл иттек, техника яңартылды, капиталь ремонт буенча яхшы программалар үткәрелде. Алар алга таба да үтәләчәк», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов республика һәм ил өчен калдыкларны утильләштерү борчулы темасын кузгатты. «Бу тарифны күтәрү генә түгел, барлык инфраструктура тулысынча яңартылырга тиеш. Эш арта, әмма без яшәгән тирәлек белән бездән кала беркем дә шөгыльләнмәячәк. Шуңа күрә бу тема актуаль булды һәм шулай булып калачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Деструктив көчләр бу кискен теманы үз мәнфәгатьләрендә уңышлы кулланалар, дип өстәде ул. Әмма дөньяда термик эшкәртүне тулысынча уздырырдай калдыкларны эшкәртү технологияләре юк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
«Дөньяда бер технология бар - аерым җыю һәм термик эшкәртү. Токиода шундый предприятиеләрнең берсендә булдым. Анда шундый 21 объект бар, барысы да шәһәрдә урнашкан», — диде ул һәм бар дөньяда да шундый ук комплекслар эшли, шул исәптән Европада да, дип өстәде.
Соңыннан ул каты көнкүреш калдыкларын җыюның яңа системасы буенча эшне тормышка ашырырга кирәк, диде. Шул ук вакытта республика хакимияте проектка халыкара экологик экспертиза үткәрәчәк. «Калдыкларны термик эшкәртүгә кагылышлы барлык иң соңгы эшләнмәләр дә файдаланылачак», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз