Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия тимер юллары» хәрәкәт иминлеге өчен көрәшә
«Россия тимер юллары» хәрәкәт иминлеге өчен көрәшә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Билгеле булганча, «Россия тимер юллары» ААҖ дә тимер юл аркылы чыгу урыннарында хәрәкәт иминлеген күтәрү буенча 2006-2010 елларга исәпләнгән программа гамәлгә ашырыла. Компаниянең рәсми сайты мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртысында программа нигезендә 150 гә якын шундый урын шлагбаумнар, резина түшәмәләр белән җиһазландырылган. Моннан тыш, 15 юл чыгу урынына сигнализация системасы куелып, 18 ендә ЮХИДИ органнары белән телефон элемтәсе урнаштырылган. 156 урында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
Заманча җиһазлар урнаштыру, вакытында капиталь ремонт башкаруның юл-транспорт һәлакәтләре чыгу ихтималын киметүе бәхәссез. Тик тимер юл һәм автомобиль трассалары кисешендә иминлекне тәэмин итү өчен транспорт йөртүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәве дә кирәк, ди «Россия тимер юллары» җитәкчелеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз