«Викимедиа РУ» якутларны Википедиянең якут өлешен тутыруда катнашырга чакырды

Владимир Медейко билгеләвенчә, якут өлеше Россиядә Википедиянең алдынгы һәм динамик үсештәге бүлекләренең берсе.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бөтен дөньяны Якутия белән таныштыру өчен Википедияне аның мәдәнияты, географиясе, икътисады, сәясәте һәм традицияләре турындагы мәгълүмат белән тулыландырырга кирәк. Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә кирәк. Бу хакта коммерцияле булмаган «Викимедиа РУ» партнерлыгы директоры Владимир Медейко хәбәр итте, дип яза Якутия-Саха мәгълүмат агентлыгы.

«Хәзерге вакытта үсеш бик актив бара. Якут телен һәм мәдәниятын без баштан ук хупладык. Без монда якут һәм башка телләрдә Википедияне Якутия мәдәнияты, географиясе, икътисады турындагы мәгълүмат белән тулыландырырга ярдәм итәр өчен килдек. Беренче чиратта, әлбәттә, рус һәм инглиз телләрендә. Кешеләр гадәттә кирәкле мәгълүматны Википедиядән эзли. Анда Якутия турында мәгълүмат күбрәк булган саен, дөньяда бу республиканы белүчеләр дә артачак», — диде Медейко.

Аның әйтүенчә, интернеттагы Якутия буенча иң күп сораулар географиясе һәм мәдәнияты белән бәйле. Шулай ук Якутия башлыгы һәм сәясәтчеләре белән дә кызыксыналар.

«Әгәр без дөньяның Саха Республикасы (Якутия) турында белүен телибез икән, иң нәтиҗәле ысул — Википедияне тулыландыру. Моның өстендә никадәр күбрәк кеше эшләсә, шуның кадәр яхшырак», — дип ассызыклады Владимир Медейко.

«Викимедиа РУ» әгъзасы, Н.А. Некрасов исемендәге Үзәк универсаль фәнни китапханә директоры урынбасары Наталья Сенаторова китапханәләрдә «Рус Википедиясе» семинарларын оештырырга чакырды. Биредә һәр теләгән кешене мәкалә язарга өйрәтәчәкләр.

«Википедия мәкаләләре язу ул — тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда бик кирәкле эш. Якутия дөньядагы иң зур төбәкләрнең берсе. Монда бик күп тарихи һәйкәлләр бар. Кызганычка каршы, Википедиядә барысы турында да язылмаган. Кеше каядыр барганчы бу урын турында укып кызыксынырга тиеш. Шуңа туристларны җәлеп итүдә дә Википедиядәге мәгълүмат мөһим факторларның берсе булып тора», — диде «Викимедиа РУ» әгъзасы, Рус Википедиясе администраторы Дмитрий Жуков.

«Викимедиа Саха» җитәкчесе Николай Павлов — Халан әйтүенчә, 12 ел эчендә 13 меңнән артык мәкалә язылган.

«Узган ел Якутия башлыгы Айсен Николаев Якутия турында Википедиянең рус һәм инглиз телендәге мәгълүматны тулыландыру бурычын куйган иде. Якут телендә 100гә якын даими язучы бар, мәкаләләр саны да көн саен артып тора. Хәзер безне инновацияләр министрлыгы җитәкли», — диде ул. 

Павлов билгеләвенчә, һәр кеше Википедиягә язылган язмада хата тапса, ул аны үзгәртә ала. Шунлыктан язмалар үзгәреп тора. Администраторлар һәр көнне мәкаләләрнең сыйфатын тикшерәләр. Павлов мәкаләләр язганда авторларны ышанычлы чыганаклардан файдаланырга өндәде.