news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар 31 декабрьгә кадәр поездга билетларын кире кайтара ала

Бу карар эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, кайбер төбәкләрдә өстәмә чикләү чаралары кертелү белән бәйле

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Еракка йөрүче поездларның 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлары сәфәргә барудан баш тарткан очракта алдан алган билетларын 31 декабрьгә кадәр кире кайтара ала. Бу турыда Горький тимер юлларының Казан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу карар эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле,  кайбер төбәкләрдә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен өстәмә чикләү чаралары кертелү белән бәйле», диелгән хәбәрдә.

Сәфәрне кичектерү өчен Россия тимер юлларының Бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сәфәрне дистанцион кичектерүдән соң 180 көн дәвамында пассажирга акчаны кире кайтару өчен билет кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100