news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан психологы ата-аналарга балалар белән аралашу өчен киңәш бирде

Психолог чикләүләр аңлаешлы һәм ачык булырга тиешлеген искәртә.

Татарстан психологы ата-аналарга балалар белән аралашу өчен киңәш бирде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге һәм Балалар шәһәр хастаханәсе психологы Татьяна Хисмәтуллина балигъ булу һәм балалар белән ата-аналар арасында мөнәсәбәтләр белән бәйле катлаулы мәсьәләләр турында сөйләде. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белгеч Казан инновацион университетында яшүсмерләр өчен якшәмбе институты дәресләре кысаларында лекция укыды.

Яшүсмер белән аралашу өчен психолог киңәшләре:

  • яшүсмернең ихтыяҗларына ирек бирү мөһим (дуслар сайлау, симпатияләр һәм антипатияләр даирәсен билгеләү, үз фикерен әйтүдә бала ирекле булсын);
  • чикләүләр аңлаешлы һәм ачык булырга тиеш;
  • ата-ана баланың дусларын, аның кайларга баруын, ниләр эшләвен белеп торырга тиеш;
  • яшүсмер сезнең ышанычыгызны даими тоеп яшәсен;
  • фикерләре сезнеке белән тәңгәл килмәсә, гаепләмәгез;
  • сорау алмагыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырыгыз;
  • баланың яшендә үзегез ни эшләгәнегезне, нинди хисләр кичергәнегезне искә төшереп карагыз;
  • үз фикерегезне көчләп такмагыз;
  • бала ни генә кылса да, сәбәбен аңларга тырышыгыз, монда сезнең дә гаебегез булуын таныгыз.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100