news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районының бер авылында яшәүче ханым җептән чәчәк бәйли һәм мич тә ясый

Тамара Розанова ярминкә өчен келәмне бер ай чиккән.

Тәтеш районының бер авылында яшәүче ханым җептән чәчәк бәйли һәм мич тә ясый
Елена Калашникова

(Тәтеш, 16 декабрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Тәтеш районының Югары Тархан авылында Тамара Розанова үзенең беренче хезмәтен мәктәп укучысы булганда ук чиккән, хәзер инде аның кул эшләнмәләре исәпсез-хисапсыз. Ул киемнәр яки чәчәкләр генә бәйләп калмыйча, мичләр дә ясый.

Аның әнисе белән икәүләп яшәгән кечерәк йорттагы кайбер бүлмә диварларында келәмнәр эленеп тора. Менә зәңгәр күл өслеге буйлап көймә йөзеп килә, аңарда — гашыйк парлар утыра, ә менә биредә күп сандагы төзелешләр барган шәһәр күренеше.

Тамара Розанова ул келәмне бер ай чиккән. Ярминкә өчен махсус чиккән. Ул чакта һәр хуҗалык районда үтә торган чарага халык осталары — хуҗалык эшчәннәре башкарган эшне алып барган.

Ул төрлечә итеп чигә, йон әйберләр бәйли белә, эрләгән җепләрдән әле күптән түгел матур чәчәкләр дә ясый башлаган.

«Сату өчен түгел, үземә дип бәйлим, күңел рәхәтлеге хакына. Яшел һәм каракучкыл төсләр күбрәк ошый. Куллар инде шөгыль таләп итә, эшсез тора алмыйм», — дип уртаклаша Тамара Розанова.




news_right_1
news_right_2
news_bot