news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә инсульт кичергән авырулар бушлай дарулар алачак

Дарулар белән бушлай тәэмин итү 2020 елдан башланачак.

(Казан, 16 декабрь, Татар-информ). Миокард инфаркты һәм инсульт кебек кискен кан тамырлары авырулары кичергән авыру кешеләр 2020 елдан башлап бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк. Шул турыда Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"2020 елдан башлап кискен кан тамырлары авырулары - кискен коронар синдромы, көчле миокард инфаркты, баш мие кан әйләнеше һәм инсультлар, шулай ук йөрәк һәм кан тамырларына операцияләр кичергән кешеләр түләүсез дарулар белән тәэмин ителәчәк. Ике ел дәвамында тәэмин итү бушлай булачак", - диде Скворцова Закон чыгаручылар советында.


news_right_1
news_right_2
news_bot