news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районының Никольское авылында беренче тапкыр Раштуа фестивале узачак

Анда 2,5 меңнән артык кунак катнашуы көтелә.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 7 гыйнварда Лаеш районының Никольское авылында беренче тапкыр Раштуа бәйрәме узачак. Бу турыда Лаеш районы матбугат хезмәте сайтында хәбәр ителә.

Анда 2,5 меңнән артык кунак һәм республиканың Лаеш һәм муниципаль районнарыннан килгән коллективлар җыелачак.

Бәйрәм программасында имбир прәннекләренә язу буенча остаханә, борынгы рус ашлары белән гастрономик ишегалды, коймак чәй белән кайнатма, һөнәрчеләр һәм фермерлар продуктлары,  ат чанасында йөрү һ.б. каралган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100