news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кунакчыллык өлкәсендәге осталарны Бөтенроссия бәйгесенә чакыралар

Конкурста кунакчыллык өлкәсендә яңа гына эшли башлаган яшь белгечләр һәм студентлар белән беррәттән, бу өлкәдә профессионаллар, идарәчеләр һәм башкалар катнаша ала.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә туризм һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын үстерү һәм әлеге һөнәрнең абруен арттыру максатыннан экологик туризм өлкәсендә конкурс була. Бу турыда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аны Россия Табигатьне саклау һәм экология министрлыгы — «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә, «Кунакчыллык өлкәсе осталары» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе кысаларында оештыра. Чара профессионалларның мөмкинлекләрен ачуга, яңа традицияләр булдыру, сайлап алынган һөнәрдә гражданнарның бөтен талантын күрсәтү мөмкинлекләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс өч этапта үткәрелә: теркәлү һәм сайлап алу этабы, төбәк ярымфиналлары һәм финал. Сайлап алу этабы кысаларында 2020 елның гыйнвар — февраль айларында онлайн-тест форматында катнашучыларның гомуми һәм профессиональ белемнәрен, акыл сәләтен һәм идарә итүгә осталыгын бәяләнә.

Төбәк ярымфиналлары, февральдән апрель аена кадәр, Россиянең тугыз төбәгендә үткәрелә. Финал 2020 елның апрелендә була. 25 җиңүчегә белем алу өчен сертификат тапшырыла, иллесе остазлык программасында катнашу хокукы ала, финалга чыгучыларның һәммәсе туризм өлкәсенең әйдәп баручы компанияләре һәм оешмаларында, шул исәптән Россиянең тыюлык системасы учреждениеләрендә стажировка узуга чакырыла.

Конкурста кунакчыллык өлкәсендә яңа гына эшли башлаган яшь белгечләр һәм студентлар белән беррәттән, бу өлкәдә профессионаллар, идарәчеләр, туристлык һәм катнаш оешма җитәкчеләре, экологик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, шул исәптән Россиянең тыюлык системасы учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100