news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 26 декабрьдә ачыла

Чыршыны бизәү өчен 93 мең яктылык диоды, 12 ут «пушка»сы һәм 640 гирлянда кулланылган.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 26 декабрьдә ачыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Казан» Гаилә үзәге янындагы Татарстан башкаласының төп чыршысы 26 декабрьдә ачыла. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә төп чыршыны ачу Яңа ел алды марафонының иң югары ноктасы булачак. Ул быел да «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырылды», - диде Абзалов.

Чыршының биеклеге 35 метр тәшкил итә. Аны бизәү өчен 93 мең яктылык диоды, 12 ут «пушка»сы һәм 640 гирлянда кулланылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot