news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Экология» илкүләм проекты буенча Болгарда суалгыч ел азагына кадәр төзекләндереләчәк

Биш елдан соң татарстанлыларның 95 проценты эчә торган чиста су белән тәэмин ителгән булачак.

«Экология» илкүләм проекты буенча Болгарда суалгыч ел азагына кадәр төзекләндереләчәк

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Чиста су» федераль проекты буенча Татарстанның Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә суалгыч корылмасын төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Әлеге проектның максаты — Татарстан Республикасында халык эчә торган суның сыйфатын яхшырту.

Бүгенге көндә республика халкы үзәкләштерелгән системалардан эчәргә яраклы сыйфатлы су белән 92,7 поцентка тәэмин ителгән.

2022 елга бу күрсәткечне 94,58 процентка җиткерү планлаштырыла, 2024 елга — 95,54 процентка.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100