news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда иң куәтле илләр исемлеген төзегәннәр

Рейтингта беренче - АКШ, икенче - Россия, өченче - Кытай, Германия, Бөек Британия, Франция, Япония, Израиль, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Корея беренче унлыкка кергән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Американың U.S.News басмасы, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, дөньяның иң куәтле илләре исемлеген төзегән. Рейтингны BAV Group, VMLY & R агентлыгы бүлекчәләре һәм Пенсильвания Университетының Уортон бизнес мәктәбе экспертлары әзерләгән.

80 илне үз эченә алган исемлек сораштыру нигезендә төзелгән, анда 20 мең кеше катнашкан.

Куәтле икътисады һәм дөньяда иң зур хәрби бюджеты булган АКШ рейтингта беренче урынны алган.

Россия – икенче, Кытай өченче баскычта урнашкан. Ике ил дә оборонага сарыф ителә торган акча күләме ягыннан беренче дүртлеккә керә, дип искәртә аналитиклар.

Моннан тыш, иң көчле илләр унлыгына Германия, Бөек Британия, Франция, Япония, Израиль, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Корея кергән.

Рейтингтагы 80 ил арасында Эстония, Латвия, Литва, Словения һәм Словакиянең йогынтысы иң аз булып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100