news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2021 елның 1 декабреннән өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә була

Һава юлы Куба, Мексика һәм Катарга ачыла.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән Россиядә өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә була. «Аерым илләрдәге эпидемиологик хәлләрне исәпкә алып, 2021 елның 1 декабреннән Россия белән Куба, Мексика, Катар арасында даими һәм даими булмаган очышларны башкаруга чикләүләрне бетерү турында карар кабул ителде», — дип белдерделәр РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә үткән утырышта.

Куба, Мексика һәм Катарга һава юлы ачылу турында коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Кубаның читтән килгән туристлар өчен коронавируска мәҗбүри тест үткәрүне гамәлдән чыгаруы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Күптән түгел, Бангладеш, Бразилия, Монголия, Коста-Рика һәм Аргентинага очышлар ачылды.

Шулай ук, 9 ноябрьдән Россиядән Багам утрауларына, Иран, Нидерланд, Норвегия, Оман, Словения, Тунис, Швеция һәм Таиландка даими рейслар башкарыла. Бу илләр белән һава юлы элемтәсе коронавирус таралуга бәйле рәвештә туктатылып торган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100