news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин 2022 елга эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен билгеләде

Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме -1 500 сум, максималь күләме 12 792 сум күләмендә билгеләнгән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 792 сумга кадәр артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документта эшсез гражданнар өчен «эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен — 1 500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сум күләмендә билгеләргә» диелгән.

Быел эшсез кеше аена 12130 сумга кадәр акча ала алган. Бу 2020 елның минималь хезмәт хакы күләменә туры килә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100